САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Сарманда район башлыгы сайланды

Бүген, 22 сентябрь көнне, өченче чакырылыш муниципаль район Советының беренче утырышында каралган төп мәсьәләләрнең берсе район башлыгын сайлау булды. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән бу вазифага моңа кадәр район Башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкарган Фәрит Хөснуллин тәкъдим ителде. Депутатлар, шулай ук "Бердәм Россия" партиясенең район Советында төзелгән фракциясе...

Бүген, 22 сентябрь көнне, өченче чакырылыш муниципаль район Советының беренче утырышында каралган төп мәсьәләләрнең берсе район башлыгын сайлау булды. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән бу вазифага моңа кадәр район Башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкарган Фәрит Хөснуллин тәкъдим ителде. Депутатлар, шулай ук "Бердәм Россия" партиясенең район Советында төзелгән фракциясе әгъзалары да Фәрит Хөснуллинга зур ышаныч белдерделәр һәм ул бертавыштан район башлыгы итеп сайланды. Фәрит Мөнәвирович үз чиратында үзенә күрсәтелгән ышаныч өчен рәхмәт җиткерде, аны акларга тырышачагын әйтте.

Утырышта шулай ук Татарстан Республикасы Президентын һәм муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлау нәтиҗәләре, район Советының даими комиссияләре, район Башкарма комитеты җитәкчесе вазифасына конкурс игълан итү турындагы мәсьәләләр каралды.

Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Марат Галеев, республика Суд департаменты идарәсе җитәкчесе Җәүдәт Салихов, Дәүләт Советы депутаты Наил Магановның ярдәмчесе Рөстәм Гарипов, Татарстан Республикасы Президентының территорияләр белән эшләү буенча идарәсе баш советнигы Раил Гаффаров һәм башкалар катнаштылар.

Илнур Сибгатуллин фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев