22 сентябрь 2015 яңалыклары
-
Сарманда район башлыгы сайланды
Бүген, 22 сентябрь көнне, өченче чакырылыш муниципаль район Советының беренче утырышында каралган төп мәсьәләләрнең берсе район башлыгын сайлау булды. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән бу вазифага моңа кадәр район Башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкарган Фәрит Хөснуллин тәкъдим ителде. Депутатлар, шулай ук "Бердәм Россия" партиясенең район Советында төзелгән фракциясе...
-
Сарманда "Бердәм Россия" партиясе конференциясе үткәрелде
Сарманда "Бердәм Россия" сәяси партиясенең XIX конференциясенең III этабы үткәрелде. Аның эшендә районның вәкиллекле органнары депутатлары, "Бердәм Россия" партиясе әгъзалары, партия тарафдарлары һәм башкалар катнаштылар. Конференцияне партиянең җирле бүлекчәсе Политсоветы секретаре Фәрит Хөснуллин алып барды. Ул иң элек "Бердәм Россия" партиясе җирле бүлекчәсенең район территориясендә җирле үзидарәнең вәкиллекле органнарына депутатлар...
-
Карамалыда көзге уңышлардан күргәзмә оештырылган
Карамалы авылындагы кибеттә халык көче белән көзге уңышлардан күргәзмә оештырылган. Фотоның авторы - Гөлназ Сафина.
-
Бүген депутатлар район башлыгын сайлаячаклар
Бүген, 22 сентябрьдә, 12.00 сәгатьтә район Советының утырышлар залында Татарстан Республикасы өченче чакырылыш Сарман муниципаль район Советы утырышы булачак. Аның көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләр кертелгән: 1.Сарман муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең отставкасы турында. 2.Татарстан Республикасы Президентын һәм муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлау нәтиҗәләре турында. 3.Сарман муниципаль районы башлыгын сайлау...