САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

"Сарман" кинотеатрының чираттагы җиңүе Ветераннар белән кино карау оештырылды

Узган 2019 елда «Сарман» киноучреждениесы мәдәният министрлыгы тарафыннан игълан ителгән бәйгедә катнашып 200 000 сум күләмендә грант отты.

Коллектив «мөмкинлекләре чикләнгән» райондашларыбызга ярдәм итү йөзеннән барлык уй- планнарын чагылдырып конкурска «Мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен кинозал» дип исемләнгән проект тәкъдим итте һәм җиңүгә иреште. Җиңеп чыккан грант акчасына ишетүгә һәм күрүгә авыр бирелүчеләр өчен тавыш көчәйткеч җиһазлары алынды.

Кичә, кинотеатрда, район ветераннар советы һәм инвалидлар җәмгыятенең ветераннары белән шушы җиһазлар ярдәмендә кино карау оештырылды. Чакырылган ветераннарга татарстанның 100 еллыгы уңаеннан татар телендә «Нигез йорт « исемле нәфис фильм тәкъдим ителде.

Кинотеатрның ишекләре һәрвакыт ачык , гаиләләрегез белән бергә килеп тә татар һәм рус телләрендә бик күп фильмнар карый аласыз. Фондта мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен дә мавыктыргыч һәм кызыклы мультфильмнар бик күп , килегез, ял итегез, –дип белдерә киноучреждение директоры Ринат Шарафетдинов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев