Район сыйныф җитәкчеләренә 1 сентябрьдән өстәмә акча түли башлаячаклар
Татарстанда 22,4 мең сыйныф җитәкчесенә 1 сентябрьдән өстәмә акча түли башлаячаклар
Федераль бюджеттан республика өчен әлеге максатларга 1 миллиард сумга якын акча бүлеп биреләчәк.
Татарстанда сыйныф җитәкчеләренә түләү өчен федераль бюджеттан өстәмә рәвештә 1 миллиард сумга якын акча бүленәчәк. Хезмәт хакына 5 мең сум күләмендәге өстәмә акчаны 1 сентябрьдән Татарстанда 22,4 мең сыйныф җитәкчесе алачак. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
«Федераль өстәмәләрне исәпкә алып, шәһәр мәктәпләренең сыйныф җитәкчеләренә аена – 8 мең, авылдагыларга исә 6,5 мең сум күләмендә өстәмә акча түләнәчәк», - дип белдерделәр «Татар-информ» агентлыгына министрлыкның матбугат хезмәтеннән.
Бүгенге көндә Татарстанда шәһәр мәктәпләрендәге сыйныф җитәкчеләре республика бюджетыннан өстәмә акча ала инде. Аның күләме аена – 3 мең, авылда исә, сыйныфтагы балалар санына карап, 1,5 мең сум тирәсе тәшкил итә. Сыйныф җитәкчеләренә югарыда санап үтелгән түләүләрнең барысы да сакланачак, дип искәрттеләр министрлыкта.
Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга еллык Юлламасында киләсе уку елыннан сыйныф җитәкчеләренә өстәмә акча түли башлау бурычын куйган иде.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев