САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Район Советында дүшәмбе киңәшмәсе үтте

Электрон хезмәтләрдән файдалану көннән-көн популярлаша бара. Бу - һәрьяклап уңайлы алым. Озак итеп чиратларда да торасы юк, эш урыныңнан да сорап китәсе, банкларның да эш сәгатьләрен саклыйсы түгел. Саный китсәң, әллә ничаклы өстенлекле якларын атарга мөмкин булыр иде. Район Советында узган чираттагы дүшәмбе киңәшмәсендә сүз иң башлап шулар хакында барды....

Электрон хезмәтләрдән файдалану көннән-көн популярлаша бара. Бу - һәрьяклап уңайлы алым. Озак итеп чиратларда да торасы юк, эш урыныңнан да сорап китәсе, банкларның да эш сәгатьләрен саклыйсы түгел. Саный китсәң, әллә ничаклы өстенлекле якларын атарга мөмкин булыр иде. Район Советында узган чираттагы дүшәмбе киңәшмәсендә сүз иң башлап шулар хакында барды. Аппарат җитәкчесе Фәндәс Вәлиев uslugi.tatar.ru дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү порталында электрон хезмәтләрдән файдалану тәртипләре турында сөйләде. Дәүләт хезмәте күрсәтү виртуаль картасы булдырылган. Хезмәт хакы күчә торган карталардан анда түләүләргә кирәкле суммаларны алдан салып куярга мөмкин. Болай эшләгәндә, ышанычлы да, уңайлы да.

Киңәшмәдә күтәрелгән икенче сорау 1 апрельдән башланасы санитария икеайлыгы белән бәйле иде. Бу чараны уздыру буенча Башкарма комитетның махсус карары бар, комиссия төзелгән, таләпләре билгеләнгән. Әлеге мәсьәлә буенча район Башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Илсур Сәлимгәрәев чыгыш ясады. Язгы ташуга әзерлек, аны бәла-казасыз уздыру буенча күрелүче чаралар белән Сарман янгын-коткару гарнизоны начальнигы Илдар Гыйззәтуллин таныштырды. Иске Кәшер авыл җирлегендә эшләр торышына җирлек башлыгы Раян Дәүләтҗанов тукталды.

Киңәшмәне муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин алып барды. Ул һәр чыгыштан соң һәм киңәшмә ахырында үзенең тәкъдимнәрен кертте, киләсе эш атнасына бурычлар билгеләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев