САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Ләке җирлегенә янгын мотопомпасы тапшырылды

Бүген – 31 январь көнне Ләке җирлегендә эшләп килүче ирекле янгын җәмгыятенә мобиль янгын посты тапшырылды.

- Бөтенроссия ирекле янгын җәмгыяте тарафыннан Татарстан Республикасына ике янгын помпасы бирелде, республиканың ирекле янгын җәмгыяте советы аларны үз чиратында Сарман һәм Апас районнарына бирүне кирәк дип тапты, - диде Бөтенроссия ирекле янгын җәмгыятенең Татарстан региональ бүлекчәсе рәисе Радик Камалетдинов, помпаны Ләке авыл җирлеге башлыгы Лилия Шәриповага тапшырып. Ул шулай ук кыскача аннан файдалану кагыйдәләрен аңлатты, ВДПОның Татарстан региональ бүлекчәсе эшчәнлегенә тукталды.
Помпа ни өчен нәкъ менә Ләке җирлегенә тапшырылды икән?
- Ул Ләке җирлегенә кирәгрәк. Чөнки районның бу өлешендә ирекле янгын җәмгыяте шушы җирлектә эшли. Икенчедән, бу җирлек янгын куркынычсызлыгы буенча да куркынычлылык төркеменә керә, биредә урманнар бар, - диде бу уңайдан янгын күзәтчелегенең район бүлеге начальнигы Радик Госманов.
Тантанада район Башкарма комитеты Альфис Фәйзрахманов катнашты.
- Бәла-казалар булмасын, бу җиһазларны янгыннарны кисәтү максатыннан гына кулланырга язсын, - диде ул, ВДПОның Татарстан региональ бүлекчәсе җитәкчелегенә рәхмәт белдереп.
Татарстан региональ бүлекчәсенең Әлмәт бүлекчәсе рәисе Рамил Латыйпов та катнашты.
Шунысын да әйтергә кирәк: быел район территориясендә ирекле янгын җәмгыятьләре эшчәнлеген үстерү буенча үзара эшчәнлек алып бару турында килешү төзелгән.
Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X