САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Халыклар бердәмлеге көне белән муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллинның котлавы

4 ноябрьне без Халыклар бердәмлеге көне буларак бәйрәм итәбез. Тарихтан билгеле булганча, моннан 405 ел элек, 1612 елның 4 ноябрендә, россиялеләр берләшеп, илебезгә бәреп кергән поляк баскынчыларына кар-шы көрәштә зур җиңү яулыйлар. Ватан иминлегенә куркыныч янаган авыр вакытта төрле милләт вәкилләре-нең бергәләшеп илбасарларга каршы күтәрелүе Россиядә таркаулык процессын туктата, берләшүгә...

4 ноябрьне без Халыклар бердәмлеге көне буларак бәйрәм итәбез. Тарихтан билгеле булганча, моннан 405 ел элек, 1612 елның 4 ноябрендә, россиялеләр берләшеп, илебезгә бәреп кергән поляк баскынчыларына кар-шы көрәштә зур җиңү яулыйлар. Ватан иминлегенә куркыныч янаган авыр вакытта төрле милләт вәкилләре-нең бергәләшеп илбасарларга каршы күтәрелүе Россиядә таркаулык процессын туктата, берләшүгә омтылыш көчәя. Халыклар бердәмлегенең һәм дуслыгының нинди зур көчкә ия булуына илебез тарихыннан бик күп ми-саллар китерергә мөмкин булыр иде. Бу дәһшәтле сугыш елларында гына түгел, ә тыныч тормышта да чагы-ла. Республикабызда, районда төрле милләт вәкилләре үзара дустанә мөнәсәбәттә яшиләр, аларның бердәм булып, ярдәмләшеп эшләве бүгенге уңышларыбызның, киләчәгебезнең нигезен тәшкил итә.

Хөрмәтле райондашлар! Сезне Халыклар бердәмлеге көне белән чын күңелдән котлыйм. Сезгә ныклы сәла-мәтлек, гаилә бәхете, имин, тыныч тормыш телим. Уй-теләкләребез - бер, эшләребез матур булсын!

25 ел элек безнең төп законыбыз - Татарстан Республикасы Конституциясе кабул ителде. Ул Татарстан дәү-ләтчелегенең яңа тарихында зур вакыйга, демократик, хокукый һәм социаль дәүләт төзелешендә мөһим адым булды.

Татарстан Конституциясе шәхес иреген һәм хокукларын хөрмәт итү, гражданлык теләктәшлеге принциплары-на нигезләнеп төзелгән. Нәтиҗәдә җәмәгатьчелекнең төрле өлкәдәге башлангычларының, аның идарә итүдә катнашуының әһәмияте арта бара. Халыкның социаль активлыгы арту республика Конституциясе принципла-рының тормышчан булуын раслый.

Дөньяда тотрыксызлык арткан, җимергеч идеологияләр һәм хәрәкәтләр таралу янаган чорда ныклык һәм бер-ләшү аеруча әһәмиятле. Республиканың төп законы республикабыз мәнфәгатьләрен оста итеп яклауның, җәмгыятьтә тарихка, рухи гореф-гадәтләргә һәм мәдәнияткә карата хөрмәт хисе тәрбияләүнең хокукый ниге-зе булып тора.

Хөрмәтле райондашлар! Сезне чын йөрәктән дәүләт бәйрәме - Татарстан Конституциясе көне белән кот-лыйм! Сезгә саулык-сәламәтлек, яхшы кәеф, бәхет телим. Өйләрегездә тынычлык һәм татулык хөкем сөрсен, барлык эшләрегездә һәм башлангычларыгызда уңышлар юлдаш булсын. Законны һәм бер-беребезнең хокук-ларын хөрмәт итеп яшик.

Фәрит Хөснуллин, муниципаль район башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев