САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Авыл хуҗалыгы министрлыгында иң яхшы 100 авыл хуҗалыгы хезмәткәрен билгеләделәр

25 декабрьдә Татарстан Республикасының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында “Татарстан Республикасы агропромышленность комплексының иң яхшы хезмәткәре-2019” республика конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы уздырылды.

Авыл хуҗалыгы тармагының югары нәтиҗәләргә ирешкән иң яхшы хезмәткәрләре 100 мең сум күләмендәге премия белән бүләкләнделәр.
Конкурс җиңүчеләрен республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков сәламләде.
- Авыл хуҗалыгы – иң кирәкле тармак. Әлеге тармак эшчәнлеге нәтиҗәсендә һәркайсыбызның табынында икмәк һәм тормыш өчен кирәкле булган барлык мөһим азык-төлек бар. Бу тармакта төп капитал – кешеләр. Бит күп нәрсә кеше факторына, авыл хуҗалыгында хезмәт куючыларның әзерлек дәрәҗәсенә бәйле. Бүген аңа авыл хуҗалыгы производствосының нәтиҗәлелеген күтәрергә һәм үз предприятиеләренең үсешен тәэмин итәргә сәләтле квалификацияле кадрлар бик кирәк, - диде ул.
Конкурс җиңүчеләрен хөрмәтләүдә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасарлары Ленар Гарипов һәм Ришат Хәбипов, шулай ук республика Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе начальнигы Алмаз Хисаметдинов та катнаштылар. Ул конкурс җиңүчеләренә – иң яхшы ветеринария табибларына гади булмаган, ләкин кирәкле һөнәр сайлаулары өчен рәхмәт белдерде, Татарстанда аграр һөнәрләрнең дәрәҗәсен күтәрүче масштаблы конкурс оештыруның мөһимлеген билгеләп үтте.
Конкурс 10 номинациядә үткәрелде: “Иң яхшы агроном”, “Иң яхшы экономист”, “Иң яхшы бухгалтер”, “Иң яхшы инженер”, “Иң яхшы зоотехник”, “Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең иң яхшы терлекчесе”, “ТР муниципаль районының иң яхшы селекция-токым хезмәте начальнигы”, “Иң яхшы ветеринария табибы”, “Иң яхшы кадрлар бүлеге хезмәткәре”, “Агропромышленность комплексының хезмәтне саклау буенча иң яхшы белгече”.
Безнең районнан конкурс җиңүчеләре булып түбәндәгеләр танылды: “Иң яхшы инженер” номинациясендә – район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе консультанты Фәттахов Гөлүс Әнәс улы, “Иң яхшы экономист” номинациясендә – “Сарман” агрофирмасының баш экономисты Хәертдинов Айдар Илдар улы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев