САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Нурдидә апа 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

Урта Кәшер авылында яшәүче Сафиуллина Нурдидә Харис кызына бүген 95 яшь тулды. Ул тормыш иптәше - сугыш инвалиды Гыйззәтуллин Габделәхәт абый белән 54 ел гомер итеп, 4 бала - 1 кыз, 3 малай үстерә.

Нурдидә апа - тыл һәм хезмәт ветераны. Бүгенге көндә аның 5 оныгы, 7 оныкчыгы бар.

Нурдидә апаны гомер бәйрәме белән район Советы аппараты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев тәбрикләде, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, район башлыгы Фәрит Хөснуллин исеменнән истәлекле бүләк тапшырды. Юбилярга матур теләкләрен шулай ук Иске Кәшер авыл җирлеге башлыгы Раян Дәүләтҗанов, җирлек хезмәткәре Ләйсәнә Баһманова, җирлек ветераннар советы рәисе Зина Якупова җиткерделәр.

Нурдидә апа турындагы тулырак язманы газетабызның киләсе саннарының берсендә укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев