САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Гүзәл апа 90 яшенә үзе ипи салган

Әлмәт авылында гомер итүче исеме җисеменә туры килүче Миңнебаева Гүзәл Минһаҗ кызына бүген 90 яшь тулды.

Олуг юбилее белән ветеранны район Башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Айрат Гайфутдинов тәбрикләде, изге теләкләрен җиткереп, район башлыгы Фәрит Хөснуллинның Рәхмәт хатын, чәчәк бәйләме һәм истәлек бүләге тапшырды. Авыл җирлеге башлыгы Данияр Газизов, авыл ветераннар советы рәисе Хәмит Рамазанов, “Шәфкать” үзәге директоры Ландыш Мөхлисуллина, белгеч Айгөл Хәйруллина, социаль хезмәткәр Резедә Хәйбрахманова, балалары, онык-оныкчыклары да Гүзәл апага сихәтлек, ныклык, бәрәкәтле гомер теләделәр.
Авылда берүзе генә яшәсә дә, ветеран һич тә ялгыз түгел. Күршеләре, балалары, социаль хезмәткәр, авылдашлары килеп, кереп, хәлен белешеп кенә торалар. Тик утыруны белмәс Гүзәл апа һаман хәрәкәттә – бакчасында, өй тирәсендә үзенә эш таба. Юбилеена дип, әле ипи дә салган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев