САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Алинә Хәмитова республика бәйгесендә икенче урын алды

Агымдагы елның 25 мартында «Жемчужина Татарстана-2023» дип исемләнгән физик мөмкинлекләре чикле хатын-кызлар арасында узучы матурлык һәм сәләт республика бәйгесенә нәтиҗә ясадылар.

Быел ул унынчы тапкыр үткәрелде. Фестиваль ел саен хатын-кыз депутатларның «Мәрхәмәт-Милосердие» иҗтимагый берләшмәсе, ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, ТР Мәдәният министрлыгы ярдәмнәре белән уздырыла.
Бәйгенең җиңүчеләре булып республиканың төрле районнарында яшәүче 10 кыз билгеләнде. Кызлар бәйгенең берничә төрендә чыгыш ясап, иң элек видеоязма форматында үзләре белән таныштырдылар. Аннан иҗади сәләтләрен күрсәттеләр һәм экспертларның сорауларына җавап бирделәр.
Райондашыбыз — Җәлил поселогында яшәүче Алинә Хәмитова әлеге бәйгедә беренче генә елын катнашмый инде. Аның моңа кадәр дә уңышлары бар иде. Быел сәләтле кызыбыз республика күләмендә 2 урынга лаек булды.

Без аны чын күңелдән тәбрик итәбез һәм киләчәктә дә кыю чыгышлар, зур җиңүләр телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев