САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

95 яшен тутырган Хәтимә апа кеше бәхетеннән көнләшмәскә өнди

Бүген Чукмарлы авылында яшәүче Галләмова Хәтимә Әгълиулла кызы 95 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтте. Аны тәбрикләргә балалары, оныклары, туганнары җыелганнар иде.

Юбилярга район, җирлек җитәкчелеге дә изге теләкләрен җиткерде. Район Советы аппараты җитәкчесе Юлия Исмәгыйлова, саулык, бәрәкәтле гомер теләп, Рәсәй Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, район башлыгы Фәрит Хөснуллин исеменнән чәчәк бәйләме, истәлек бүләкләре тапшырды.
— Бигрәк игътибарлы инде безнең Фәрит Мөнәвир улы. Яңа туган сабыйны да котлый, безнең кебек, өлкәннәрне дә онытмый, — диде Хәтимә апа.
«Шәфкать» үзәге директоры Ландыш Мөхлисуллина, авыл җирлеге башлыгы Илшат Һадиуллин, аның урынбасары Гөлия Афанасьева, авыл ветераннар советы рәисе Зөлфия Туктарова да юбиляр ветеранга кадер-хөрмәт, балалар, оныклар куанычы теләделәр.
— Кеше бәхетеннән көнләшмәдем, беркемне сөйләмәдем, гаепләмәдем. Булганына канәгать калып, булганына сөенеп яшәдем, — диде Хәтимә апа, озын гомерле булу серен белешкәч.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев