Зәкия апа очрашуны сагынып көткән +ВИДЕО

Республикада гасыр чиген узган 187 кеше яши. Шуларның икесе безнең районда гомер кичерәләр.

Чураш авылының тоткасы булган Зәкия апа Шәйдуллина да – районыбызның легендар шәхесе, тарихи вакыйгаларның тере шаһиты. Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән озын гомерне бүгенге көндә зирәк акылы, яхшы хәтере, үзенең позитивлыгы белән янәшә-тирәдәгеләрне дә дер селкетеп, дәртләнеп, башкаларны да рухландырып яши. Кичә, бәйрәм уңаеннан, аның янында район башлыгы Фәрит Хөснуллин, район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова, җирлек башлыгы Вероника Хөсниева булдылар, ихлас теләкләрен җиткерделәр.
- Аллага шөкер, тагын күрештек. Сине сагынып көттем бит мин, район патшасы, - дип, елмаеп-көлеп, шаяртып каршы алды Зәкия апа.

Альбина Сабирова

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 9 июль 2021 - 11:28
    Сарманлылар Гаилә көнен бәйрәм иттеләр
  • 9 июль 2021 - 11:25
    Сарманлылар Гаилә көнен бәйрәм иттеләр
  • Сарманлылар Гаилә көнен бәйрәм иттеләр
  • Сарман районы Урта Әләзән Сабан туенда Татарстанны тәкъдир итте
  • Ретро машиналар парады ветераннарны сугышчан яшьлекләренә алып кайтты
  • Бөек Җиңүгә багышланган парадны район халкы горурланып карады
  • Сарман халкы Бөек Җиңү бәйрәмен бердәм булып каршы алды
  • Сарманда “Нәүрүз” гөрләде
  • Әзһәр аганың яңа китабы тәкъдир ителде
  • Мор өстендә картингчылар ярыша
  • Сарманда ярминкә гөрләде
  • Автомобиль йөртүче әбиләр һәм бабайлар ярыштылар