САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Ватан Геройлары көне белән!

Хөрмәтле райондашлар!

Ел саен 9 декабрьдә илебездә Ватан Геройлары көне билгеләп үтелә. Бу көннең тарихы 1769 елга барып тоташа. Нәкъ шул вакытта 9 декабрь көнне Бөек патшабикә Екатерина II, Изге Георгий Победоносец орденын раслаганнан соң, бу бәйрәм билгеләп үтелә башлый. Россия империясендә бу орден белән аеруча зур батырлык күрсәткән сугышчылар бүләкләнгән.

Россия Федерациясендә Ватан Геройлары көне яңадан Россия Президенты Владимир Путин Указы белән 2007 елдан кертелә. Хәзер бу көнне илебездә Советлар Союзы Геройлары, Россия Федерациясе Геройлары, Социалистик Хезмәт Геройлары, Россиянең Хезмәт Геройлары, Дан ордены һәм Хезмәт Даны орденнары кавалерлары, яу кырында һәм хезмәт фронтында үзләрен таныткан башка батырларны хөрмәтлиләр.

Бүгенге көндә Украинада махсус операциядә катнашучы ир-егетләребезнең батырлыклары да мәңгегә тарихка кереп калыр. Без аларның исән-имин әйләнеп кайтуларын көтәбез һәм гаиләләренә, әти-әниләренә, якыннарына сабырлык, ил-көннәребезгә тынычлык телибез.

Ватан Геройлары көне безгә батырлар истәлеген кадерләп сакларга, алардан һәрчак үрнәк алырга кирәклеге турында искәртеп тора. Үз батырларын илебез халкы белергә һәм данларга тиеш.

Үзләреннән соң якты эз калдырган, Ватан өчен гомерләрен аямаган батырларны онытмау, киләчәк буыннарга да алар турындагы хәтерне түкми-чәчми җиткерү — безнең бурыч.

Фәрит Хөснуллин, муниципаль район башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев