САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Сарман муницпаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин райондашларны Питрау белән котлый

Бәйрәм мөбарәк булсын!

Бүген районыбызда үзенә генә хас йолаларны, гореф-гадәтләрне саклап яшәүче керәшен халкы бик матур һәм үзенчәлекле булган Питрау бәйрәмен билгеләп үтә.
Питрау - православие динен тотучыларның иң истәлекле көннәренең берсе. Аны икенче төрле “Җыр, моң, табигать бәйрәме” дип әйтергә дә мөмкин. Нәкъ менә шушы көнне табигатьтә зур үзгәрешләр күзәтелә: кошлар сайраудан туктый, бу көнне җыеп киптерелгән кыр чәчәкләренең төнәтмәсен эчсәң, барлык авырулардан да тереләсең, дигән ырымнар яши.
Соңгы елларда районыбызда Питрау бәйрәмен үткәрү матур гадәткә әйләнде. Районыбызның керәшен авылларында яшәүчеләрнең шатлыгын бу көнне татарлар һәм башка милләт вәкилләре дә уртаклашалар.
Без керәшен халкын борынгыдан ук эш сөючән, гади, якты йөзле, ачык күңелле дип беләбез. Алар бүгенге көндә дә сынатмыйлар, төрле тармакларда тырыш хезмәт куялар, иген үстерәләр, районыбызның социаль-икътисади үсешенә үзләреннән зур өлеш кертәләр. Шул ук вакытта йолаларыбызны саклап, матур итеп күңел дә ача беләләр.
Барлык райондашларны, керәшен дусларыбызны чын күңелдән Питрау бәйрәме белән котлыйм. Тынычлык, татулык, барлык йортка да муллык, бәхет һәм бәрәкәт телим!
Фәрит Хөснуллин, муниципаль район башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев