САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге җитәкчесе Россия матбугаты көне белән котлый

13 гыйнвар – Россия матбугаты көне.

Россиядә 1703 елның 13 гыйнварында Петр I фәрманы белән «Ведомости» газетасының беренче саны дөнья күрә. 1917 елдан соң Россия матбугаты көне Советның «Правда» газетасы чыга башлаган 5 майга күчерелә һәм Совет матбугаты көне итеп үзгәртелә.

1991 елда РСФСР Югары Советы Указы белән 13 гыйнвар янәдән һөнәри бәйрәм — Россия матбугаты көне буларак билгеләнә башлый.

Матбугат көне ул — массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләренең, журналистларның һөнәри бәйрәме. Алар арасына кәгазь генә түгел, ә виртуаль газета һәм журнал хезмәткәрләре дә керә. Чөнки хәзер Интернетта реаль тормыштагыдан бер дә ким булмаган күләмдә сәяси, иҗтимагый, фәнни һәм публицистик басмалар чыгарыла. Заманча мәгълүмат чаралары елдан-ел камилләшкән чорда журналистлардан даими иҗади эзләнү белән бергә вакыйгаларга карата тирән һәм гадел фикерләү дә таләп ителә. Интернет челтәренең, электрон массакүләм мәгълүмат чараларының көчле үсешенә карамастан, бүген тормышыбызны, элеккечә үк, газета-журналлар һәм китаплардан башка күз алдына китереп булмый.

Хезмәтебез үтә дә җаваплы: туган җиребез, район, республика тормышын объектив яктырту аша көнүзәк мәсьәләләр хәл ителә, хөкүмәт карарларының мәгънәсе халыкка җиткерелә. Журналистлар, үз һөнәренең осталары буларак, җәмәгатьчелек фикерен чагылдыра, халык белән җитәкчелек элемтәсен булдыра, иҗтимагый фикер тудыра, җәмгыятьнең сәяси, рухи, әхлакый сәламәтлеген тәэмин итә.

Хөрмәтле журналистлар, каләм әһелләре, яңа гына иҗат юлын башлаучы хезмәттәшләребез, хәбәрчеләребез һәм матбугат ветераннары!

Сезгә яраткан эшегездә, тормышыгызда, күңел сайлаган һөнәрегездә уңышлар, илһам, зирәклек, хезмәт уңышлары, иң мөһиме — ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы телим.

Ихтирам белән, баш мөхәррир-үзәк җитәкчесе Альбина Сабирова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев