Район башлыгы Фәрит Хөснуллин прокуратура хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлый
Котлаулар

Район башлыгы Фәрит Хөснуллин прокуратура хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлый

Хөрмәтле прокуратура хезмәткәрләре, ветераннар!

Сезне һөнәри бәйрәмегез - Россия Федерациясе прокуратурасы көне белән котлыйм. Кануннар үтәлешен тәэмин итеп, гаделлек сагында торуыгыз, катлаулы мәсьәләләрне төгәл хәл итүегез, гражданнарның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен эзлекле яклавыгыз зур хөрмәткә лаек.
​Бердәм, эшлекле, компетентлы Сарман районы прокуратурасы коллективы киләчәктә дә районыбыз яшәешендә законлылыкны тәэмин итү буенча принципиаль, төгәл эшчәнлек алып барыр дип ышанам. Үзегезгә һәм прокуратура ветераннарына намуслы хезмәтегез өчен рәхмәт сүзләрен җиткерәм.
​Сәламәтлек, тынычлык, иминлек, бәхетле-сөенечле тормыш хезмәтегездә уңышлар телим.

Сарман муниципаль район Башлыгы
Ф. М.Хөснуллин


Нет комментариев