САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Район башлыгы Фәрит Хөснуллин Җирле үзидарә көне белән тәбрикли

-

Җирле үзидарә органнары хезмәткәрләрен һәм ветераннарын, җирлек депутатларын чын күңелдән һөнәри бәйрәмебез — Җирле үзидарә көне белән тәбрик итәм. Җирле үзидарә элекэлектән кешеләргә иң якын хакимият органы булган. Үзләрен борчыган проблемалары, сораулары белән халык, иң беренче чиратта, җирле хакимияткә мөрәҗәгать итә. Инициативалы, битараф булмаган кешеләрнең хезмәте, тәҗрибәләре, җаваплы карарлар кабул итә белүләре нәтиҗәсендә безнең җирле үзидарә органнары үз эшчәнлеген дәвам итә. Бүгенге көндә җирле үзидарә органнарына территорияләрнең социаль-икътисади халәтен, халыкның тормыш шартларын яхшырту, аны тагын да уңайлы итү буенча зур җаваплылык йөкләнгән. Нәкъ менә шундый кешеләр бүген, катлаулы чорда, килеп туган мәсьәләләрне чишәргә ярдәм итәләр. 
Туган районыбыз һәм район халкының мәнфәгатьләрен кайгыртып, күп еллар тырыш хезмәт куйган өлкә ветераннарына һәм бүгенге көндә үз бурычларын намус белән үтәүче барлык җирле үзидарә органнары хезмәткәрләренә зур рәхмәтемне белдерәм. 
Бәйрәм белән котлап, барыгызга да ныклы сәламәтлек, тынычлыкиминлек, халкыбызга нәтиҗәле хезмәт итүдә көч-куәт, рух ныклыгы телим. 
Фәрит Хөснуллин, муниципаль район башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев