САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Нәсимә апа гомер бәйрәмен билгеләп үтте

29 октябрьдә Морбаш авылында яшәүче тыл һәм хезмәт ветераны Хәбибуллина Нәсимә Хәбибулла кызына 90 яшь тулды.

Аны гомер бәйрәме белән район Советы аппараты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев тәбрикләде, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, истәлекле бүләк тапшырды. Юбилярга котлау сүзләрен һәм иң изге теләкләрен район социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова, “Шәфкать” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге директоры Гөлнара Хуҗина, Илексаз авыл җирлеге башлыгы Флүр Гыйльфанов, авылның ветераннар советы рәисе Рәмзия ханым да җиткерделәр.
Тантанада Нәсимә апаның балалары, оныклары, якыннары катнаштылар.
Аның хакындагы тулырак язманы газетабызның киләсе санында укый аласыз.
Зөлфия Шәрипова язмасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев