САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Мөгаллимә апа «Сарман» газетасын күзлексез укый

Бүген Сарман авылында яшәүче Гаделшина Мөгаллимә Гыйздетдин кызына 90 яшь тулды.

Мөгаллимә апа Мортыштамак авылында дөньяга килә. 1941 елда әтисе Гыйздетдин абый сугышка китә һәм аннан әйләнеп кайтмый. Әнисе колхозда икмәк пешерә. Урта мәктәпне тәмамлагач, кыз Казанда киномеханиклар мәктәбендә укый, Сарманның кино оешмасында 54 ел шушы хезмәтне башкара, 73 яшендә лаеклы ялга китә. Бик күп Мактау кәгазьләре белән бүләкләнә, «Атказанган киномеханик» исеменә лаек була. Тормыш иптәше Равил абый белән өч ул тәрбияләп үстерә. Бүгенге көндә улы Илгиз тәрбиясендә яши. 
Мөгаллимә апаны гомер бәйрәме белән район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева тәбрикләде, район башлыгының Рәхмәт хатын, истәлекле бүләк тапшырды. Котлау сүзләрен шулай ук Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Лилия Шәрипова да җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев