САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Каташ Каран килене 95 яшен бәйрәм итә

Миңнехуҗина Мәдинә Миннәхмәт кызы Юлтимер авылында туып-үскән.

Бик яшьли әтисез-әнисез калган кызның балачагы, үсмер еллары җиңелләрдән булмый. Үзеннән кече туганнарын, бигрәк тә күкрәк баласы булган сеңлесен тәрбияләү үзе дә сабый кызга кала. Дүрт класс кына белеме белән дә, бик акыллы, зирәк булып үсә ул. Аның җор телле, тапкыр сүзле, зиhенле булуы әле дә сокландыра. Килен булып төшеп, гомер буе Каташ Каран авылында яши ул. Тормыш иптәше Әхмәтзыя абый вафатыннан соң, олыгая барган саен, берүзенә генә көн кичерүләре авырлаша. Улы Инсаф, килене Нәфисә янына яшәргә Янурыска килә. Аннан кызы Хәмдия үзләренә Әлмәт шәhәренә алып китә. Кайда да кадерле кунак, хөрмәтле әни, яраткан әби ул. Бүген ветеран гомер бәйрәмен билгеләп үтә.
95 яше тулуы уңаеннан бик күп тәбрик hәм хөрмәт сүзләре кабул итте Мәдинә апа. Олуг юбилее белән ветеранны район Советы аппараты җитәкчесе Юлия Исмәгыйлова тәбрикләде, район башлыгы Фәрит Хөснуллин исеменнән изге теләкләрен җиткереп, истәлек бүләкләре, чәчәк бәйләме hәм Рәсәй Президенты Владимир Путинның Котлау хатын тапшырды. Янурыс авыл җирлеге башлыгы Азия Мөхәммәдиева, балалары, оныклары, туганнары да сихәт гомер, күңел тынычлыгы теләделәр. Авылның абыстае Илсөяр Кәшапова да изге догаларын ирештерде. Без дә Мәдинә апага бәрәкәтле, сыйлы тормыш, киләчәктә дә кадер-хөрмәттә яшәвен телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев