САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Илексазда Нәгыймә Кәшипова гомер бәйрәмен билгеләп үтә

Бүген Илексаз авылында гомер кичерүче Кәшипова Нәгыймә Сабир кызына 90 яшь тулды.

Олуг юбилее белән ветеранны район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев тәбрикләде, аңа район башлыгы Фәрит Хөснуллинның Рәхмәт хатын һәм истәлек бүләген тапшырды. Котлауларга һәм бүләкләүләргә Илексаз авыл җирлеге башкарма комитеты сәркатибе Әлфия Әһелтдинова, район ветераннар Советы рәисе Асыляр Харисов, авыл җирлеге ветераннар советы рәисе Әлфия Закирова, юбилярның якыннары-туганнары да кушылдылар.

Нәгыймә Сабир кызы тумышы белән — Азалак авылыннан. Лаеклы ялга күмәк хуҗалыкта эшләп чыккан. Кызлары Кәримә белән Лилия Яр Чаллы шәһәрендә көн күрәләр, ветеранның үзе белән бергә улы Наил яши. Кызганычка каршы, тормыш иптәше һәм тагын бер улы вафат.

Тулырак язманы район газетасының алдагы саннарыннан укый алачаксыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев