САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Гөлсинә апа гомер бәйрәмен горурлык хисләре белән каршылый

Бүген Шыгай авылында яшәүче Вәлиәхмәтова Гөлсинә Әюп кызына 90 яшь тулды.

Гөлсинә апа Шыгай авылында туып-үсә. Тормыш иптәше Наҗат абый белән «1 Май» колхозында хезмәт куялар. 1963 елда Себер якларына китәләр. Омск өлкәсе Красноярка совхозына урнашалар, тырыш хезмәт куялар. 1980 елларда Чаллы шәһәренә кайталар. Наҗат абый — кирпеч заводында, Гөлсинә апа пассажир транспорты берләшмәсе ашханәсендә пешекче булып эшлиләр. Шыгай авылына кайтып, йорт салалар. Бергәләп җиде егет тәрбияләп үстерәләр. Гөлсинә апа III дәрәҗә «Ана даны» орденына лаек була. Бүгенге көндә ул Шыгай авылында яши.

Гөлсинә апаны гомер бәйрәме белән район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева тәбрикләде, район башлыгының Рәхмәт хатын, истәлекле бүләк тапшырды. Юбилярны шулай ук Азалак авыл җирлеге башлыгы Илгизәр Габделгазизов котлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев