САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Әбүзәр абый белән Гөлнур апа алтын туйларын билгеләп үтәләр

Бүген – Сарманда яшәүче Әбүзәр һәм Гөлнур Хөсниевларның алтын туйлары.

Әбүзәр абый — Карашай-Саклау, ә Гөлнур апа Сарманда туып-үсә. Үсеп җиткәч, берсе — шофер, ә икенчесе шәфкать туташы һөнәрен үзләштерәләр. Үзләренең өч балалары белән бергә вафат булган туганнарының ятим калган баласына да ата-ана назы, гаилә җылысы бирәләр.

Әбүзәр абый белән Гөлнур апаны гомер бәйрәмнәре белән район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев тәбрикләде, район башлыгының Рәхмәт хатын, истәлекле бүләк тапшырды. Аларга котлау сүзләрен шулай ук район ветераннар советы рәисе Асыляр Харисов, гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге начальнигы Гөлчәчәк Вәлишина, Сарман авыл җирлеге Советының әйдәп баручы белгече Резедә Сәлемгәрәева җиткерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

5

0

0

2

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев