САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Конкурс

Сезнең өчен генә: фотоконкурска кушылыгыз, кадерле әниләр!

“Минем улым солдат булган” дигән фотоконкурс игълан итәбез.

 Бу айда без Ватан сакчысы көнен билгеләп үтәчәкбез. Ул – һәркайсыбыз өчен бик тә әһәмиятле һәм кадерле бәйрәм. Чөнки һәркайсыбыз күгебезнең – аяз, ил-көннәребезнең – тыныч, тормышыбызның имин булуын тели. Шуңа күрә, Ватан сакчысы көне уңаеннан һәм солдат хезмәте үткән бабай-әтиләребезгә, улларыбызга, абый-энеләребезгә хөрмәт йөзеннән сайтыбыз һәм төркемнәребездә “Минем улым солдат булган” дигән фотоконкурс игълан итәбез. Хөрмәтле әниләр! Моның өчен солдат хезмәте үткән яки хәзерге вакытта солдат хезмәтендә булган улларыгызның армия хезмәтенә багышланган фоторәсемнәрен электрон почтабызга җибәрүегез кирәк. Бераз гына улыгыз турында да языгыз: исеме ничек, кайда, нинди гаскәрләрдә хезмәт итә. Үзегезнең дә исем-фамилиягезне, кайда яшәвегезне язарга онытмагыз! Җиңүче тавыш бирү юлы белән билгеләнәчәк. Шулай итеп, бәйгебезгә старт бирдек, кадерле әниләр!

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X