“Кызыклы кадр” фотоконкурсына старт бирелә
-
Һәркемнең кечкенә вакыты белән бәйле матур хатирәләре күңел түрендә, шулай ук фоторәсемнәрдә сакланадыр. 1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан, Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге “Кызыклы кадр” дигән яңа фотоконкурс игълан итә. Анда катнашу өчен, гаилә альбомнарыннан элекке елларның уңышлы кадрларын барлап, я заманча төшерелгәннәрдән сайлап, кечкенәләрнең кызыклы фотоларын редакциягә юлларга кирәк була. Фотоконкурс агымдагы елның 30 маена кадәр дәвам итә. Иң “кызыклы кадр”ларны бүләкләр көтә.
Фото:https://ru.freepik.com/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев