САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Татарстанда фатирга ут капкан

Янгын Химиклар проспектындагы йортта чыккан.

Түбән Камада янгын сүндерүчеләр ут капкан фатирдан бер кешене коткарган. Бу хакта Татарстан буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

“Бүген иртән Химиклар проспектындагы бер йорттагы фатирда янгын чыгуы турында хәбәр килде. Бер бүлмәле фатирда урын-җир кирәк-яраклары янып киткән”, - дип сөйләделәр министрлыкта.

Янгын сүндерүчеләр 38 яшьлек хуҗаны коткарган һәм тиз арада янгынны сүндергәннәр. Ир-ат табиблар ярдәменнән баш тарткан.

Реклама

Беренчел мәгълүматлар буенча, янгын сүндерелмәгән тәмәке төпчеге аркасында чыккан. 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/06/25/188700/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев