САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Porsche өстенә килгән "Камаз" машинасын бер ир-ат куллары белән туктаткан

Мәскәү өлкәсендәге Зеленоград шәһәрендә бер ир-ат "Камаз" машинасын куллары белән ябышып барып туктаткан.

Бер ир-ат үзенең "Камаз" машинасын кысан ишегалдында туктата һәм кул тормозына куймыйча калдырып китә. Бераздан зур йөк машинасы үзлегеннән хәрәкәт итә башлый. Ул каршыда туктап торган Porsche автомобиле өстенә таба китә.

Шул чакта "Камаз" йөртүчесе машинасының китеп баруын абайлап ала. Ул салонга кереп утырырга да, тормозга басарга да өлгерми. Ир-ат машина ишегенә ябыша һәм "Камаз"ны туктамакчы була. Ул йөк машинасына ябышып бара. Берникадәр ара узгач, кеше зур йөк машинасын туктата. Шулай итеп ул иномарканы җимерелүдән саклап калырга көч таба.

Кадрлардан күренгәнчә, "Камаз" иномарка янына килеп җиткәч кенә диярлек туктап кала.

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/hewef_heter/porsche-sten-kilg-n-kamaz-mashinasyn-ber-ir-at-kullary-bel-n-tuktatkan-video/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев