САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Метр ярым озынлыктагы питон фатирдагы бәдрәфкә кереп яткан - ВИДЕО

"Берничә ел подвалда яшәгән булуы ихтимал": Метр ярым озынлыктагы питон фатирдагы бәдрәфкә кереп яткан .

Пермь шәһәрендә бер фатир бәдрәфендә метр ярым ярым озынлыктагы питон табылган. Фатир хуҗасы - өч бала анасы еланны күреп бик курыккан. Чакырылмаган кунакны тоткан мизгелне видеога төшереп алганнар. Кадрларны "Вести" каналы күрсәтте.

 


"Караңгы бәдрәфтә идәндә ниндидер кара әйбер ятуын абайлап алдым. Утны яндыргач, котым очты! Бу - метр ярымлы елан иде. Ул шундый зур иде, бәдрәф стенасының яртысы тирәли диярлек сузылып яткан", - дип сөйләгән Ильмира Юмухаметова "КП" сайтына.

Шуннан соң хатын ишекне яхшылап ябып куя, балаларны ерактагы бүлмәгә илтә. Шуннан соң аның ире милек хуҗалары берлегенә шалтырата. ТСЖ рәисе исә коткаручылар чакыра. Коткаручылар килгәндә елан бәдрәф артына кереп качкан була. Ул боҗра булып йомарланган. Фатир хуҗалары интернеттан бу елан турында мәгълүмат эзли. Алар өйләрендә салкын һавада йокыга талган король питоны булуын аңлап ала. Мондый еланнарның агулы бизләре булмый.

Кадрлардан күренгәнчә, ир-ат ялан куллары белән еланны тартып ала, хуҗаларга күрсәтә. Бирегә күрше-күлән дә җыела. Елан коры була, шуңа күрә ул канализация аша кермәгән дип фаразлыйлар. Бу хәлне тамаша кылган кешеләр еланны тотып караудан баш тарта. Еланны пакетка салалар һәм алып китәләр.

Еланны шәһәрнең коткару хезмәтендә төн куна, иртәнге якта аны серпентарийга тапшыралар.

"Яшел хуҗалык" җәмгыятенең экзотик хайваннар асрау һәм үрчетү буенча герпетология клубы лабораториясе җитәкчесе Олег Рицков сүзләренчә, питон йорт подвалында берничә ел тынычы кына, күселәр белән тукланып, яшәп торган булырга да мөмкин.

Еланның хуҗасы әлегә ачыкланмаган. Аның өченче катта урнашкан фатирга ничек килеп эләккәне дә билгесез. Вентиляция рәшәткәләре дә төзек, ишекләр дә бикле булган.



Владельца животного пока установить не удалось, как, впрочем, и определить путь, по которому оно проникло в квартиру на третьем этаже: вентиляционные решетки остались нетронуты, а все двери были закрыты.

Фото: pixabay.com

 

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/hewef_heter/bernich-el-podvalda-yash-g-n-buluy-ikhtimal-metr-yarym-ozynlyktagy-piton-fatirdagy-b-dr-fk-kerep-yat/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев