САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Казандагы аквапаркта балалар агуланган, берсе реанимациядә

Казан аквапаркында балалар агулаганнан соң прокуратура тикшерү башлаган.

Казанның Яңа Савин районы күзәтү ведомствосы "Ривьера" аквапаркында берничә бала агуланганнан соң тикшерү оештырган. Бу хакта ТР прокуроры ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.
Беренчел мәгълүматлар буенча, 6-11 яшьлек өч бала, шулай ук бер хатын-кызны хастаханәгә озатканнар. Һәлакәт урынына тикшерү төркеме килгән. Әлеге хәлнең барлык шартлары ачыклана.

Тикшерүчеләр аквапаркта куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен җаваплы вазыйфаи затларның гамәлләренә хокукый бәя бирәчәк. "Куркынычсызлык таләпләренә җавап бирмәгән хезмәтләр күрсәтү" маддәсе (РФ Җинаять кодексының 238 нче маддәсе 2 нче өлеше) буенча җинаять эше кузгатылды.

Казанның Яңа Савин районы прокуратурасы әлеге факт буенча тикшерү башлады. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бер бала ДРКБ реанимациясендә ята,  хәле авыр, әмма тотрыклы дип бәяләнә.

ЧЫГАНАК

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев