.
Казан үзәгендә Тукай һәм Әхтәмов урамнары чатында пассажир автобусы яна башлаган. Аны сүндергән мизгелләрне шаһитлар видеога төшереп алган. Әлеге олик социаль челтәрләрдә чыкты. «Татар-информ» язуынча, янгын чыккан вакытта 68нче маршрут автобусында пассажирлар булган, аларның барысы да салоннан чыгып өлгергән, беркем дә зыян күрмәгән. Янгын автобус йөртүче кабинасы ягында чыккан, ялкын транспорт чарасын тулысынча чолгап алган. Урынга килгән коткаручыларның оператив эш итүе нәтиҗәсендә янгын сүндерелгән.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз