САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Казанда бер яшьлек баланың башы баскыч култыксасына кысылып калган

Сабый балага коткаручылар ярдәм иткән.

Казанда Журналистлар урамындагы йорт подъездындагы баскыч култыксасының тимер рәшәткәләре арасына бер яшьлек баланың башы кысылып калган. Сабыйга коткаручылар ярдәм иткән. Бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе хәбәр итә.

"Кичә көндез Казан коткаручылары Журналистлар урамындагы йортка барды. Башы баскыч култыксасына кысылып калган бер яшьлек малайның әнисе 112 бердәм номерына шалтыратты", - диделәр ведомствода.

Коткаручылар баланың башын тимер рәшәткә арасыннан чыгарган һәм сабыйны анасына тапшырган. 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/02/27/181679/

Фото: архив/Ильнар Тухбатов

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев