САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Чаллыда югалган унике яшьлек кызны эзлиләр

Чаллыда дүртенче көн рәттән 12 яшьлек югалган укучыны эзлиләр.

Анастасия Морозова өеннән 22 декабрьдә чыгып киткән һәм югалган.

Чаллыда югалган унике яшьлек кызны эзлиләр. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Полиция мәгълүматларына караганда, Анастасия Морозова 22 декабрьдә өйдән чыгып киткән һәм югалган.

Укучы кыз карап торышка 13-14 яшьләр чамасында, ябыграк гәүдәле, чәчләре көрән, туры, җилкәсенә кадәр төшеп тора.

 

Реклама

Анастасия озын кара куртка, кара джинсы чалбар һәм ботинкалар кигән.

Кызның урнашу урыны турында берәр кешедә мәгълүмат булса, полиция дежур частенең түбәндәге телефоннарына: +7 (855-23) 4-70-33, 34-47-54, 37-91-16 һәм 37-91-17 шалтыратуны сорыйлар.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X