САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Бөек Ватан сугышы ветераны вафат булган

Бүген хөрмәтле райондашыбыз - өч Бөек Ватан сугышы ветеранының берсе - Фәйзуллин Мөхәррәм Фәйзулла улы вафат булган.

Ул Сарманда кызы Сания апа тәрбиясендә яши иде. Бервакытта да төшенкелеккә бирелмәс, шат күңелле, ачык йөзле, күзләре елмаеп кына торган ветеран белән Хәтер көнендә очрашкан идек. Район үзәгенең Ял паркында узган чарада катнашып, Мөхәррәм абый Бөек Ватан сугышында һәлак булган көрәштәшләре истәлегенә такыялар салган иде. Ветеранны бүген гомер иткән авылы Петровский Заводта җирләделәр. 
Кызы Сания апаның, оныклары, якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз. Мөхәррәм абыйның авыр туфрагы җиңел, урыны җәннәттә булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев