САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

«Баланы жәлләгән»: Опекун хатын баланың мәетен ярты ел гаражда саклаган

Екатеринбург шәһәрендә Далер Бобиевның үлеме буенча җинаять эшен тикшерәләр.

Гаепләнүче – малайның опекуны Вероника Наумова – аның үлемен ярты елдан артык яшергән, пособиеләр алып яткан, ә малайның мәетен спорт сумкасына салып гаражда саклаган. Е1.RU басмасы Верониканың ни өчен үзен шулай сәер тотуын һәм мәеттән котылырга тырышмавын ачыклаган.

«Гадәттә, мәетләрне иртәме-соңмы юкка чыгарырга тырышалар. Мәетнең ярты ел йорт янында ятуы – сирәк хәл. Наумова сорау алган вакытта сумка тотып кая да булса барырга куркуын әйтте. Имеш, бала мәетен бернәрсә дә эшләтергә, аннан котылырга теләмәгән, чөнки баланы кызганган. Үз-үзен мәҗбүр итә алмавын әйтте», – дип сөйләгән E1.RU басмасына бу вакыйгалардан хәбәрдар булган чыганак.

Әмма хокук саклау органнары аның сүзләренә скептик карашта булган.

«Моңа кадәр дә Наумова бик күп алдады. «Югалган бала өчен бик борчылам һәм кайгырам» дип, хәтта күпне күргән тәҗрибәле хезмәткәрләрнең дә башын бутады. Беренче полиграфны уңышлы узды. Шуңа күрә аның сүзләренә бик азлар гына ышана. Күрәсең, ул малайның нәрсәдән һәлак булганын билгели алмасыннар өчен, мәете тулысынча таркалып, череп беткәнен көткәндер», – диде инсайдер.

Аның сүзләренчә, кешенең баш мие, йомшак тукымалары һәм эчке органнары бик тиз чери. Нәкъ менә шуңа күрә, хәтта гәүдә тышкы формасын саклап калса да, үлем сәбәбен ачыклау мәшәкатьлерәк булырга мөмкин. Вакыт күбрәк узган саен, шулкадәр катлаулырак.

«Әгәр тагын 1-2 ай узган булса, аның нәрсәдән үлгәнен бөтенләй ачыклый алмаслар иде. Чөнки үлемгә китергән зарарлануларны һәрвакытта сөякләргә карап белеп булмый», – дип ышандыра әңгәмәдәш.

Хәзерге вакытта үлемнән соңгы экспертиза дәвам итә.

Моңа кадәр Вероника Наумованың элекке хезмәттәшләре аның «караңгы» үткәне турында сөйләгән иде. Екатеринбургта Далер Бобиев йөргән балалар бакчасы мөдирен кулга алуларын да язганнар иде. Аны иректә калдырдылар, судта аны яклап, хезмәттәшләре чыгыш ясады.

Вероника Наумова 2 айга кулга алынды, әмма инде үзен СИЗОдан чыгаруларын таләп итте. Белгечләр, кулга алынганчы, опекунның 2 тапкыр полиграфны ничек алдый алуын да аңлатты. E1.RU белән сөйләшкән вакытта, аның ире балаларын үзенә алыр өчен барын да эшләячәген әйтте.

Чыганак: https://intertat.tatar/news/balany-zallagan-opekun-xatyn-balanyn-maeten-yarty-el-garazda-saklagan-5860327

ФОТО:

«Баланы жәлләгән»: Опекун хатын баланың мәетен ярты ел гаражда саклаган

mamba.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев