Законнарга үзгәрешләр кертелде
Район прокуратурасыннан хәбәр итүләренчә, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының кайбер законнарына үзгәрешләр кертелде. Бу хакта район прокуроры ярдәмчесе Ольга Чечкова хәбәр итте.
Күп балалы гаиләләргә дәүләт ярдәме күләме артачак.
2024 елда дәүләт күп балалы гаиләләр өчен яңа ташламалар һәм түләүләр кертү тәртибен карады. Төгәлрәк әйткәндә, балалар пособиеләре күләмен арттыру; балалар туганда, өстәмә түләүләр бирү һәм белем алуга ташламалар кертү каралды. Боларның барысы да гаиләләргә ярдәм күрсәтү һәм балалар өчен уңайлы мохит тудыруга юнәлтеләчәк.
Кайбер категория гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтеләчәк.
2023 елның 21 июлендә Татарстан Республикасының «Татарстан Республикасында гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турында» гы Татарстан Республикасы Законының 12 маддәсенә үзгәрешләр кертү турында"гы 68 санлы Законы дөнья күрде. Кертелгән үзгәрешләр нигезендә түләүсез юридик ярдәм алырга хокуклы гражданнарның исемлеге киңәйтелде. Болар — хәрби хезмәт үтүче яки үткән; мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырылган гражданнар; аларның гаилә әгъзалары һәм инвалид балалар.
Күмү өчен пособие бирү тәртибе үзгәрде.
2023 елның 8 сентябреннән күмү өчен социаль пособие түләү чыгымнарын каплауның яңа тәртибе гамәлгә керде. Ул Россия Социаль фонды тарафыннан эшләнде. Анда каралганча, чыгымнар Россия Социаль фондының территориаль органы тарафыннан иминиятләүченең теркәү урыны буенча түләнәчәк. Компенсация турында карар 10 календарь көн дәвамында кабул ителә, аннан соң ике календарь көн дәвамында акча иминиятләүче счетына күчерелә. Әгәр вафат булган кеше яки гаиләнең үлгән балигъ булмаган әгъзасы иминиятләнмәгән булганнар икән, югарыда телгә алынган түләү түләнми, күмү чыгымнары бу категория гражданнарга социаль ярдәм кысаларында түләнә.
Фото: https://ru.freepik.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев