САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«ЯҢА ЕЛ НОСТАЛЬГИЯСЕ» җиңүчеләре билгеле булды

Барыбыз да яратып һәм көтеп ала торган бәйрәмебез – Яңа ел уңаеннан без газета укучыларыбыз һәм төркемдәшләребез арасында Яңа елны каршы алу һәм бәйрәм итү мизгелләре сурәтләнгән “Яңа ел ностальгиясе” дигән фоторәсемнәр конкурсы игълан иткән идек. Ул быелның 13 январенә кадәр дәвам итте.

Конкурска шактый рәсемнәр алдык. Аларны газетабыз сайтында һәм төркемебездә урнаштырдык, ә бер өлешен газетабызның узган санында бастырып та чыгардык. Бүгенге санда аларның тагын берничәсен укучыларыбыз игътибарына тәкъдим итәбез. Шунысы игътибарга лаек: конкурсыбыз күпләрнең күңелен кузгатты, үткәннәрдә калган кабатланмас һәм сагындыргыч мизгелләрне исләренә төшерде, ә кайберәүләр хәтер күкләрендә инде арабыздан киткән якын һәм кадерле кешеләрен яңарттылар. Бүген без шулай ук хөрмәтле абунәчеләребез һәм төркемдәшләребезне конкурс нәтиҗәләре белән дә таныштырып үтәбез. Җиңүчеләрне билгеләгәндә, фоторәсемнәрнең эчтәлегенә, сыйфатына һәм аңлатма язуларына игътибар иттек. Шулай итеп, I урында – Кәүҗияктән Гөлнара Сабирова, II урында – Әлмәт авылыннан Хәния Хафизова һәм Яңа Әхмәттән Газинур һәм Фәүзия Минһаҗевлар гаиләсе. Конкурска шактый үзенчәлекле хат та алдык. Ул — моннан 43 ел элек Яңа елны бәйрәм итү көннәрендә язылган сәлам хаты. Без аны III урынга лаек дип таптык һәм бу санда сезне әлеге хат белән дә таныштырабыз. Барлык катнашучыларга рәхмәт белдерәбез һәм җиңүчеләрне чын күңелдән тәбриклибез, мондый бәйгеләрдә киләчәктә дә актив катнашырсыз дигән өметтә калабыз, хөрмәтле газета укучылар һәм төркемдәшләр

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X