САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Вероника Скворцова мәктәптә сәламәт яшәү рәвеше дәресе кертергә тәкъдим итте

"Мәгариф министрлыгы белән бергә белем бирү-тәрбия программаларын яңартырга җыенабыз", - дигән сәламәтлек саклау министры.

Россия сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова киләсе уку елыннан башлап мәктәптә сәламәт яшәү рәвеше формалаштыра торган дәрес кертелүе ихтималы турында әйтте. Бу турыда "Интерфакс" хәбәр итте.

"Мәгариф министрлыгы белән бергә белем бирү-тәрбия программаларын яңартырга җыенабыз. Алар сәламәт яшәү рәвеше һәм деструктив тәртипне, начар гадәтләрне кабул итмәүне үз эченә ала торган кешелеклелек кыйммәтләре системасын булдыруга юнәлтелә", - дип сөйләгән Скворцова.

Аның сүзләренчә, "балаларны өч яшьтән алты яшькә кадәр шәхси гигиенага өйрәтергә кирәк; өлкәнрәк балалар катлаулырак белемнәрне: сәламәтлек торышын ничек көйләп булуын, нәрсәгә игътибар итәргә икәнлеге турында мәгълүматны үзләштерә ала".

 

Урта һәм югары сыйныф балалары пульс, температура үлчәргә өйрәнәчәк, "организмда ниндидер үзгәрешләр булса, нишлисен; ашыгыч ярдәм чакыра беләчәк; 10-11 сыйныф укучылары беренче ярдәм күрсәтә белергә тиеш", дип әйткән министр.

Скворцова моның "киләсе елга кертеләчәгенә" өметләнә. 

Фото: https://pixabay.com

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев