САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Тыл ветераны Мөзәянә Гариф кызы өчен быелгы Җиңү бәйрәме аеруча истәлекле булды

Гомерен яшь буынга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган мөгаллим Вәлиева Мөзәянә Гариф кызын Җиңү көне белән котларга шәхсән үзе барды районга кайткан ТР Суд департаменты идарәсе җитәкчесе Җәүдәт Салихов.

- Сез - минем абыйларымны укыткан хөрмәтле укытучы. Алар исеменнән дә тәбрик итәм, сәламәт булыгыз, кадер-хөрмәттә яшәгез, - диде ул.
Район башлыгы Фәрит Хөснуллин, район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова, Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Николай Сахуриев та ветеранны бәйрәм белән тәбрикләделәр, чәчәк бәйләмнәре, күчтәнәчләр тапшырдылар.

Альбина Сабирова язмасы һәм фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев