САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Үткәннәргә кайтып килик әле

Тарихи фотоларны урнаштыруны дәвам итәбез.

Шунысы куанычлы, райондашларыбыз да гаилә архивларында булган фотоларын төркемдәшләр игътибарына тәкъдим итәләр. Чираттагы ике фото – Илдардан (кызганычка каршы, фамилиясен һәм каян икәнен язмаган). “Минем бабам Илтөзәр Баһманов Куҗак авылында яшәде. Районда аның дуслары һәм туганнары гомер кичерә. Бабабызның фотоларын аларга да күрсәтәсе килде”, - дигән ул.
Әлеге фотолар безнең өчен дә бик кызыклы табыш булды, бигрәк тә - икенчесе. Игътибар беләнрәк карагыз әле, хөрмәтле райондашлар, бәлки, чыннан да, танышларыгыз, дусларыгызны танырсыз һәм ничәнче еллар икәнлеген искә төшерерсез. Сездән хәбәрләр көтеп калабыз.

Зөлфия Шәрипова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев