САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Әти-әниләр өчен хокукый семинар үткәрелә

Быел Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил инвалид балаларның әти-әниләре өчен түләүсез юридик ярдәм күрсәтүне һәм хокукый белем бирүне максат итеп куйган социаль проектны гамәлгә ашыра.

Ул Россия Федерациясендә балачакның 10 еллыгына багышлана. Шулай итеп, 13 ноябрьдә 15.00.-16.00 сәгатьләрдә вәкаләтле вәкил каршындагы Хокукый белемнәр мәктәбе видеоэлемтә режимында “Аерым категория гражданнарны санатор-курорт дәвалавы белән тәэмин итү” дигән семинар үткәрә. Аның максаты – ата-аналарны санатор-курорт дәвалавына путевкалар белән тәэмин итү, бу дәвалауның уңай һәм тискәре яклары, социаль хезмәтләр җыелмасын бирү тәртибе һәм башкалар белән таныштыру. Семинарда катнашу өчен, 89991579442 номерына WhatsApp яки смс-хәбәр белән исем-фамилиягезне һәм телефон номерыгызны җибәрергә, билгеләнгән вакытта Zoom буенча конференциягә ялганырга кирәк. Сылтама соңрак җибәреләчәк. Элемтәгә керүче зат: Галиуллина Аделина Илдар кызы.
Шунысын да хәбәр итәбез: Adelina.Galiullina@tatar.ru электрон адресына кыска сорау белән мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

ФОТО

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев