САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Театр – могҗизалы дөнья

Лилия балалар бакчасында "Шалкан" әкиятен нәни артистлар сәхнәләштергән.

 Бала өчен әкият – ул фантазия, уйдырма гына түгел, ул аның өчен чынбарлык.

Әкиятләрне электән үк яшь буынны тәрбияләүдә үтемле чара буларак кулланганнар. Аларны балаларның яшь үзенчәлекләренә карап сайларга кирәк. Шул вакытта гына ул  балаларга кызыклы, җәлеп итүчән була ала.

Без балалар бакчасында халкыбызның матур сәнгате - театр белән балаларны таныштыруны, шул матурлыкны тудырырга омтылыш уятуны  алгы планга  куябыз.

Сәнгатьле сөйләм формалаштырганда бала өчен  иң әйбәт чара булып театральләштергән эшчәнлек тора.  Сәнгатьле итеп сөйләргә өйрәнү барышында, баланың сүз байлыгы арта, бала чиста, дөрес, аңлаешлы итеп сөйләргә өйрәнә. Сүзлек формалаша - яңа сүзләр белән баетыла. Рольне уйный-уйный, бала әкият дөньясына кереп китә, татар телен истә калдыру җиңеләя. Яраткан геройлар балаларга үрнәк булалар.   

Спектакльләрдә катнашып, балалар тирә-юнь белән; төсләр, авазлар белән танышалар; ә уйланылып куелган сораулар балаларны анализларга, уйланырга, нәтиҗәләр ясарга өйрәтә.

Сәхнәләштерү уеннарын үзләштерү ярдәмендә балаларның интонацияләре яхшыра, башка катнашучылар белән аралашу осталыклары арта, килешү, конфликтлы ситуацияләрне чишә белү мөмкинлекләре туа. Балаларның бәйләнешле сөйләм телләре үсә. Театр бала өчен яп-якты истәлек булып кала.Бала персонаж аркылы оялчанлыкны, кыюсызлыкны бетерергә, сәнгатьле итеп сөйләргә өйрәнә. Рольне уйнау, баланы башка персонаж алдында чиста, аңлашылырлык итеп аңлатуны таләп итә.        

Балалар үзләренә бирелгән  рольләрне бик теләп һәм  булдырып башкардылар.

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев