САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстан «Пушкин картасы» программасын гамәлгә ашыруда алдынгы төбәкләр бишлегенә керә

Татарстан «Пушкин картасы» программасын гамәлгә ашыру буенча лидерлар рәтендә тора: сатылган билетлар саны һәм алган керем күләме буенча республика Россия төбәкләре арасында, Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Башкортстаннан соң, дүртенче урында килә. Беренче бишлекне Түбән Новгород өлкәсе йомгаклый.

ТР Мәдәният министрлыгы мәгълүматлары буенча, агымдагы елның 10 ае эчендә Татарстанда барлык төр милек формасындагы оешмалар гомуми суммасы 306,2 миллион сумны тәшкил иткән 786 мең билет саткан.

Ведомствода шулай ук әлеге программада катнашучылар санына кагылышлы статистиканы да китердерләр. Абсолют күрсәткечләр буенча, Мәскәү (875 мең катнашучы), Санкт-Петербург (530 мең) һәм Краснодар краеннан (284 мең) соң, Татарстан дүртенче килә. Ә катнашучылар өлеше буенча — бишенче урында: бездән алда — Санкт-Петербург (106,2 процент), Мәскәү (78,5 процент), Чувашия Республикасы (72,3 процент) һәм Төмән өлкәсе (78 процент).

2023 елның 10 ае эчендә алган керем буенча лидерлар — Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, Татар дәүләт филармониясе, «Мадагаскар» кинотеатры (Бөгелмә), «Мастеровые» Рус драма театры (Чаллы) һәм Болактагы Яшьләр театры. «Пушкин картасы» буенча иң күп билетларны «Мадагаскар» (Бөгелмә), «Сансити», «Синема пять-Бар» һәм «Синема-5» (Түбән Кама) кинотеатрлары, шулай ук Г. Камал театры саткан.

Россия Мәдәният министрлыгы мәгълүматлары буенча, 2023 елның 1 ноябренә Татарстанда 271 925 граждан "Пушкин картасы«н «Дәүләт хезмәтләре Мәдәният» мобиль хезмәтендә рәсмиләштергән. Бу — республика территориясендә теркәлгән 14-22 яшьләрдәге балалар һәм яшьләрнең 76,8 проценты.

«Пушкин картасы» Бөтенроссия программасы РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән мәдәни чараларны популярлаштыру өчен 2021 елның 1 сентябрендә старт алды. Әлеге карта ярдәмендә 14-22 яшьлек яшьләр театр, музей, күргәзмә, концертларга бара ала. 2022 елда бу карта белән үз илебездә төшерелгән кинога да билетны түләргә рөхсәт ителде. "Пушкин картасы"ның суммасы елына 3 меңнән 5 меңгә кадәр арттырылды. Карта Россиянең бөтен территориясендә гамәлдә. Аны рәсмиләштерү өчен заявканы Дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинетта бирергә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев