САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Таныш булыгыз: яңа җитәкче

Гайсин Рамил Габбәс улы район Башкарма комитетының гомуми бүлеге начальнигы итеп билгеләнде.

Ул 1975 елның 3 сентябрендә Ләке авылында туа. Югары белемле, 1997 елда Алабуга дәүләт педагогия институтын тәмамлый. Хезмәт юлын 1992 елда Ләке урта мәктәбендә хезмәт укытучысы буларак башлый. Өч елдан Сарман һөнәр училищесына мастер булып эшкә урнаша. 1999 елда салым инспекциясенә — башта оператор, аннан дәүләт салым инспекторы булып күчә. Аннан ике ел ТР казначылык Департаменты территориаль бүлекчәсендә әйдәп баручы белгеч-программист булып эшли. Соңгы 20 елы техник ярдәм күрсәтү секторы белән бәйле. Сервис департаменты Идарәсе бүлегендә әйдәп баручы инженер вазифаларын башкара.
Гаиләле. Тормыш иптәше Венера белән бер кыз, ике ул тәрбиялиләр.

Латыйпов Илшат Ирек улы «Татэнергосбыт» акционерлык җәмгыяте филиалы — Әлмәт бүлекчәсенең Сарман клиентларга хезмәт күрсәтү офисы начальнигы итеп билгеләнде. Ул 1980 елның 9 июнендә Сарман авылында туа. 1999 елда Алабуга милиция мәктәбен тәмамлый, 2003 елда Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институтында юрист белгечлеге ала. Хезмәт юлын 1999 елда Сарман районы эчке эшләр бүлегендә уголовный розыск бүлекчәсе оперуполномоченные буларак башлый. Бер елдан — участок уполномоченные, аннан өлкән участок уполномоченные була. 2006 елда аны участок уполномоченныйлары бүлеге начальнигы урынбасары итеп куялар. Ә 2007-2011 елларда Илшат Ирек улы ведомствоара сак бүлеге начальнигы вазифаларын башкара. 2011-2023 елларда полиция участогы уполномоченныйлары бүлеге начальнигы булып эшли. Фидакарь хезмәте өчен I, II, III дәрәҗә «Хезмәттәге аерымлык өчен», «Хезмәттәге батырлык өчен», «Россия полициясенә — 300 ел » медальләре, «ТР буенча Эчке эшләр министрлыгындагы тырыш хезмәте өчен» күкрәк билгесе белән бүләкләнә. Отставкадагы полиция подполковнигы.
Гаиләле. Тормыш иптәше Гүзәл белән ике ул һәм бер кыз үстерәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев