САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Шыгайда абунәче көне үтте

.

Бүген Шыгай авылында "Сарман" газетасына язылу буенча акция үткәрелде. Соңгы елларда активлашып киткән авыл халкының район газетасына карата хөрмәтен тою аеруча күңелгә рәхәт булды. 
- "Сарман"ны гомер буе укыйбыз. Бик эчтәлекле, күп хәбәрле гәҗит ул. Аннан район турында да, республика хәбәрләрен дә укырга мөмкин. Ун гәҗиткә торырлыгы бар, - диде авылның иң өлкән ветераны Караметдин абый Гыйльфанов. 
Авыл халкы почта хезмәте күрсәтүче, үзе китапханәче, бик күп чараларны оештырып, башлап йөрүче Гүзәл Галиеваны мактады, аның эшеннән бик канәгать булуларын әйтте. Ачык йөзле, тәмле телле Гүзәлнең hәр йортта көтеп алынган хөрмәтле кеше булуын үзебез күреп кайттык. Авылдашларның бердәмлеге сокландырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев