Кечкенә авылның зур гамәлләре. Шыгай авылы Сарман районы Азалак авыл җирлегендә урнашкан.
Авылның тынгысыз кешеләре көн дә авылда ни дә булса яхшырту турында уйлый. Әлеге кечкенә авылда 4 милләт вәкиле яши. Бүген ачылган стелада аларның туган телендә Г. Тукайның «Туган тел» шигыре язылган. "Ике ел шушы ниять белән яшәдем", - ди Мөбәрәкҗанов Равил Әнвәр улы. Бүгенге бәйрәмдә һәр милләт үз телендә җырлады, шигырь сөйләде. #тугантелләрһәмхалыкларбердәмлегеелы кысаларында узган бу вакыйга зур әһәмияткә ия. Бик зур рәхмәт барсына да! Равил абый кебек изге ниятле кешеләр булганда, барыбызның да туган теле сакланачагына шигем юк.
Нет комментариев