САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сарманлыларны ялларда нинди һава торышы көтә?

Төбәктәге һава торышы атмосфера фронтлары йогынтысы аркасында тотрыксыз булып кала.

Казан халкын яңгырлы яллар көтә. Бу хакта бүген «Татар-информ» корреспондентына КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев хәбәр итте.

«Россия Гидрометеорология хезмәте фаразлары буенча, ял көннәрендә явым-төшемнәр көтелә. Төбәктәге һава торышы атмосфера фронтлары йогынтысы аркасында тотрыксыз булачак. Җил төньяк-көнбатыштан булачак, циклон төньяк-көнбатышта урнашкан һәм аннан фронтлар бара. Температура шимбә һәм якшәмбе көннәрендә көндез +18..+19 градуска кадәр күтәреләчәк», — дип сөйләде әңгәмәдәш.

Һава температурасы 15-16 июньдә +12 градус җылы булачак. Шимбә көнне Казанда явым-төшем булу ихтималы 95 процент тәшкил итә, ә якшәмбе — 91 процент.

«Яңгырлар кыска вакытлы булыр һәм коеп явар, дип саныйм. Атмосфера фронтлары үтеп керү сәбәпле, якшәмбе көнне көчле явым-төшем көтелә, әмма алар инде шимбә көннән үк башланачак», — дип өстәде Переведенцев.

 

Реклама

Татарстан Гидрометеорология үзәге фаразына караганда, 15 июньдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава көтелә. Урыны белән аз гына яңгыр явачак. Җил көнбатыштан талгын, төнлә урыны белән көчәйгәндә секундына 15 метрга кадәр җитә. Төнлә минималь һава температурасы +2..+7 градус җылы булыр фаразлана. Көндез максималь һава температурасы +15..+20 градус җылы булачак.

16 июньдә шулай ук алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, урыны белән кыска вакытлы яңгыр булачак. Төньяк-көнбатыштан талгын җил була. Төнлә һаваның минималь температурасы +5..+10 градус җылы булуы көтелә. Көндез максималь һава температурасы +16..+21 градус җылы булачак.

Фото: https://pixabay.com/ru/photos/

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X