Сарманлыларга туризм көне кагыламы
Көндәлек мәшәкатьләрдән арынып, табигать кочагындамы, сәяхәткә чыгыпмы ял итәргә яратканнар бүген бәйрәм итә ала.
Әлеге спорт төре белән шөгыльләнүчеләр, туристлык бизнесы өлкәсендә эшләүчеләр өчен ул – һөнәри бәйрәм. Туризмга битараф булмаган барлык кешеләрне бәйрәм белән котлыйбыз.
Бөтендөнья туризм көне ел саен 27 сентябрьдә билгеләп үтелә. Россиядә 2023 елда ул 41 нче тапкыр уза.
Ә сез туризм турында нинди фикердә, дуслар? Сез сәяхәт итәргә яратасызмы?
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев