САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

САРМАНЛЫЛАРГА ЭРЕМЧЕК СУЫНЫҢ ФАЙДАСЫ

Эремчек суының файдалы үзлекләрен санап бетереп булмый: ул ябыктыра, целлюлитны бетерә, организмны чистарта.

Эремчек суын эчеп ябыгырга, целлюлитны бетерергә, аның белән биткә пилинг һәм маскалар ясарга, чәчне һәм тырнакны ныгытырга була.

Эремчек суы белән диета

Эремчек суын диеталарда кулланалар. Моның өчен 1,5- 2 литр эремчек суы кирәк. Аны көн дәвамында дүрт өлешкә бүлеп, шикәрсез чәй һәм су белән чиратлаштырып эчәргә киңәш ителә. Бу диетаны җиде көнгә бер тапкыр бер ай дәвамында кулланырга була. Ул организмны чистарта, ашказаны эшчәнлеген, матдәләр алмашынуын яхшырта.

Эремчек суын бер атна дәвамында кичке аш урынына кулланып та артык авырлыктан арынырга була.

Эремчек суы целлюлитны бетерә

Эремчек суын эчү хатын-кызларда еш очрый торган проблема - целлюлиттан арынырга ярдәм итә. Моның өчен көненә бер стакан эремчек суы эчәргә кирәк. Аны эчү чәч һәм тырнакны да ныгытырга ярдәм итә. Моның өчен эремчек суын даими рационда булдырырга киңәш ителә.

Эремчек суыннан пилинг

Косметологиядә нигезендә сөт кислотасы булган пилинглар кулланыла. Әлеге пилингны өйдә эремчек суыннан да ясарга була. Моның өчен эремчек суында тукыманы чылатабыз һәм чистартылган биткә ябып куябыз. Шул рәвешле 15-20 минут ятып торабыз. Мондый пилингны коры тиреле ханымнарга 10 көнгә бер, майлы тиреләргә атнага бер тапкыр кулланырга киңәш ителә.

Эремчек суыннан маскалар

Билгеле булганча,эремчек суында бит тиресе өчен файдалы матдәләр бар:

 

  • аминокислоталар;

  • В, С, А витаминнары;

  • минераллар;

  • холин;

  • биотин.

Шуңа күрә косметологлар өй шартларында бит тиресе өчен маскалар тәкъдим итә.

1 маска

15 мл эремчек суы,

5 грамм каймак,

10 грамм дөге крахмалы,

5 мл ретинол мае (даруханәдә сатыла)

Реклама

Әлеге ингредиентларны кушып болгатабыз һәм биткә ярты сәгатькә сөртәбез. Даими кулланганда, әлеге маска бит тиресен яшәртә, вак җыерчыкларны бетерә. Масканы ромашка, кычыткан суы белән юарга киңәш ителә.

2 маска

Арыш ипиенә җылымса эремчек суы салалар. Әлеге составны чистартылган биткә сөртәләр. Биттә 15-20 минут тотарга кирәк. Масканы даими куллану вак җыерчыкларны бетерә, битне дымландыра.

3 маска

2 аш кашыгы эремчек һәм 2 аш кашыгы эремчек суын бутыйбыз. Әлеге массаны 20 минутка биткә сөртәбез.

Эремчек суыннан бозчыклар

Эремчек суын суыткычның морозильник өлешендә боз савытларына салып катырырга да була. Бозланган эремчек суы белән көн саен иртән битне ышкырга була. Ул битне алсуландыра, файдалы матдәләр белән баета.

 

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/copayjavap/eremchek-suyn-yabygu-m-yash-r-chen-nichek-kullanyrga/?lang=ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X