САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сарманлылар шигърият көнен билгеләп үтәләр

Бүген районның шигырь сөючеләре Бөтендөнья шигърият көнен билгеләп үтәләр.

Шигърият ул – матурлык һәм илһам бәйрәме. Аңа кешеләр игътибарын шигъри сүзнең һәр кеше тормышында әһәмиятле роль уйнавына җәлеп итү максатыннан нигезләнгән. Чөнки шигъри сүз кешеләрне илһамландыра, тынычландыра, күңелләрне яктырта һәм йөрәкләрне тоташтыра.

Якташ шагыйрәләребездән сезгә бүләккә – берничә шигырь.

 

Яз килә

 

Җепшек кар бөртеге эчләрендә

Яшел күзле бөре чагыла.

Сыерчык бураны җилләреннән

Яңа яз сулышы агыла.

 

Боз баулардан ишкән сөңгеләрдән,

Тып-тып тама көмеш тамчылар.

Җир күкрәген сарган тамырларга

Чишмәләрдән иңәр саф сулар.

 

Тау битендә умырзая шытар,

Ләйсән яңгыр юар таҗларын,

Канат очын болытларга манып,

Кошлар алып кайтыр язларым!

Фәйрүзә Хәбибуллина.

 

Урманда яз

 

Урман тулы яз исе,

Җирләр ачылып килә.

Кар суында битен юып,

Умырзаялар көлә.

 

Тиеннәр биешәләр,

Кунакка йөрешәләр,

Чабыша, куышалар,

Өннәрен юышалар.

 

Аюлар чыккан торып,

Кагалар палас, толып.

Кош-кортның да эше күп,

Йөриләр оя корып.

 

Куян тун тегә икән,

Искесе уңган икән.

Куак арасында йөреп

Ертылган булган икән.

 

Бар да эштә, мәш килә,

Никадәрле мәшәкать.

Тыныч, күңелле эштән

Урман халкы канәгать.

Вәсимә Хәйруллина.

 

Шигырь көче

Шигырь язмам, ахры, туктармын мин,
Кемгә хаҗәт минем уй-киңәшем?
Төнлә иптәш булып Илһам килсә,
Ташкын йөрәк була фикердәшем.

Киштә-киштә шигырь китаплары,
Күбесенә куллар кагылмаган.
Каләм тоткан һәркем нидер яза,
Укучысы гына табылмаган.

Мин Тукайдан ерак, Такташ түгел,
Шигырь туса, ләззәт ала күңел.
Үзем өчен язам, укыйм үзем,
Аңлаганга калсын, диеп, сүзем.

Күпләр “елаталар” шигырьләрне,
Татар сүзен меңгә бөкләп, изеп.
Төзәтүче дә юк, тәнкыйтьче дә,
Ә язмалар йөри дөнья гизеп.

Макташабыз әле, “Афәрин!” - дип,
"Саекмасын,- диеп,- илһам чишмәң!"
Бихисап күп, тәмен аңламыйча,
Шул чишмәнең тәмсез суын эчкән...

Шигырь язмам, дисәм, Илһам килсә,
Кыставына түзә алмам төсле.
Күңел ташып ашса, йокы качса,
Тыеп калып булмас шигьри көчне!..


Айсылу Кәлимуллина-Фазлыева.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев